+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
9 август 2022, 10:20

Эсседә туңдырма ашау ангинага сәбәпче була аламы?

Моңа кагылышлы имеш-мимешләр күп булды. 

Эсседә туңдырма ашау ангинага сәбәпче була аламы?
Эсседә туңдырма ашау ангинага сәбәпче була аламы?

Киң таралган ялгыш фикергә карамастан, туңдырма эсседә ангинага сәбәпче була алмый, әмма тамакның туңуы аркасында авыру тудыра торган бактерияләргә карата иммунитетны төшерергә мөмкин. Мәскәүнең Ленин проспектындагы МЕДСИ клиникасы табиб-педиатры Наталья Нежданова «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. 

Ул билгеләп үткәнчә, ангинаны (кискен тонзиллит) уңайсыз факторлар фонында патоген бактерияләр яки вируслар китереп чыгара. «Туңдырма үзе куркыныч түгел, әмма тамакның туңуы иммунитетны киметергә мөмкин, шуның аркасында авыру тудыра торган флора активлаша», - дип искәртә табиб.

Әгәр организм бик үк сәламәт түгел икән, хәлне катлауландырмас өчен туңдырманы күп ашамаска кирәк, дип киңәш итә ул.

Гомумән алганда, әлеге продукт нерв системасы һәм иммунитет өчен файдалы – анда 20дән артык аминокислота, витаминнар һәм микроэлементлар бар. Әмма кайбер авырулар вакытында, атап әйткәндә, ашказаны-эчәк трактында проблемалар булганда, аны чикләвең хәерле, дип сүзен төгәлләде табиб.

Чыганак: "Татар-информ"

Автор:
Читайте нас: