+18 °С
Облачно

Тирләүдән ничек котылырга?

   Сорау:    Мин бик-бик тирләүчән кеше. Бу күп уңайсызлыклар тудыра, нишләргә дә белмим. Тирләүдән нинди чаралар бар?

Тирләүдән ничек котылырга?Тирләүдән ничек котылырга?
Тирләүдән ничек котылырга?

Җавап:

   Жәй. Эссе. Ага тир... Шундый чаклар була, хәтта үз-үзеңне яратмый башлыйсың. Тир исе, тирләгән тән... Бу тир исен ничек бетерергә? Билгеле, хушбуй, дезодорантлар сибеп, диярсез. Ләкин алар жиңелчә тирләүчеләргә генә булыша, һәм дезодорантларны да сайлый белергә кирәк. Дерматологлар «химия»дән тыш, составында үгез күзе үләне (арника) мае, календула, төнбоек кебек табигый антисептиклар да булган дезодорантлар кулланырга киңәш итә.

   Тирләү проблемасын өлешчә хәл итүнең берничә чарасын тәкъдим итәбез:

   * Сыланып тормаган иркен киемнән йөрергә тырышыгыз.

   * Төрле тәмләткечләрдән, исерткеч эчемлекләрдән һәм артык кайнар ризыклардан күбрәк тирлиләр. Никотиннан канда адреналин арта һәм кеше ныграк тирли башлый. Димәк, кайсыбер гадәтләрне төзәткәләргә, начарларыннан арынырга кирәк.

   * Балалар тәненә сибә торган порошок тирләп интегүче олыларга да файдалы.

   * Бөтнек, юкә чәчәге, канәфернең табигый эфир майлары да тирдән котылырга ярдәм итә.

   * Рекламадагы матур флаконнардан могҗиза көтмәгез. Рекламадагы дезодорантларны киемдә тап калдырмый дип мактарга яраталар. Әйе, синтетик киемдә тап калмый. Ә йон, ефәк, мамык тукымалар, бигрәк тә ачык төслеләре юып та агармаслык булып тапланырга мөмкин.

Фото: smclinic-spb.ru

Автор:
Читайте нас