+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 сентябрь 2019, 08:58

Банклар эскроу‑счетлар белән эшләргә ашыкмый икән

РФ Президенты Владимир Путин Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина белән эшлекле очрашу үткәрде.

Әңгәмәдә төзелеш өлкәсен финанслау, аерым алганда эскроу‑счетлар турында сүз барды. Эльвира Нәбиуллина әйтүенчә, эскроу‑счетларга күчү процессы гади генә бармый, проблемалар бар, ләкин күчеш вакыты өчен бу табигый. Һәм Үзәк банк моны контрольдә тота. Әлеге вакытта эскроу‑счетлар һәм проектлы финанслау җәлеп итеп, вәкаләтле 95 банк эшләргә хокуклы. Ләкин аларның барысы да моңа ашкынып тормый. Нибары 39 банк кына теләк белдергән.
#ВладимирПутин
https://tulpar.rbsmi.ru/upload/iblock/93f/93f75d29ac773db699f2afd9ee082a25.jpg
Читайте нас: