+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 сентябрь 2019, 09:23

Владимир Путин импортны алмаштыру эше белән кызыксынды

Русия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәте башлыгы урынбасары Юрий Борисов белән очрашып, оборона-сәнәгать комплексы, импортны алмаштыру темасына сөйләште.

Монда сүз башлыча оборона-сәнәгать комплексын диверсификацияләү (товар төрен киңәйтү, сату юнәлешләрен төрләндерү һ.б.) программалары хакында барды.


Президент программаны гәмәлгә ашыру белән кызыксынды.


Аңа отчет бирүчеләрнең һәркайсысы диярлек әйтүенчә, эш яхшы барган кебек.


Юрий Борисов та, оборона тармагында да эшнең милли проектлар куйган максатларга ярашлы баруын сөйләде.
Киңкүләм мәгълүмат чараларынна Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: