+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 сентябрь 2019, 09:04

Синдзо Абэ Владимир Путинга нинди гравюра бүләк иткән?

Көнчыгыш икътисади форумында Япония премьер-министры Синдзо Абэ Русия Президенты Владимир Путинга бүләк иткән борынгы гравюра элек Ниигата музеенда сакланган, дип хәбәр итте “РИА Новости”.

Күптән түгел Владивостокта узган Көнчыгыш икътисади форумында очрашу вакытында Синдзо Абэ Владимир Путинга чит ил кораблары белән Ниигаты порты сурәтләнгән гравюра бүләк итте. Картинаның үзәгендә Русиянең “Джигит” корабы флагы күренә.“Әлеге бүләкне тапшыруны Япония Тышкы эшләр министрлыгы тәкъдим итте”, - дип аңлатты Ниигата мэры Яити Накахара.
Аның сүзләренә караганда, Япония Хөкүмәте төрле префектураларда яраклы бүләк эзләгән, әлегә урыс корабы сурәтләнгән гравюра сакланган Ниигата сайланган.
Ниигаттагы Генеральный консул Михаил Сергеев билгеләп үткәнчә, Русия белән бу шәһәр арасында бәйләнешләр 1859 елның 22 апрелендә портка “Джигит” корабы кергән вакытта барлыкка килгән.
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/upload/iblock/03a/03a9acc2e80ef6b10527f5a5effe49e3.jpg
Читайте нас: