+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 октябрь 2019, 09:03

Ереванда Евразия икътисад форумы

Икътисад форумында Владимир Путин да катнаша.

Форум үтәчәк бинага керер алдыннан Грузия журналисты Русия Президентына: “Сез кайчан вәгъдәләрегезне үти башлаячаксыз?”, -дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Владимир Путин: “Без, һәрчак үз вәгъдәләребезне үтибез”,- дип җавап бирде. Әмма моны журналист ишетмәде, шикелле. Билгеле булуынча, 2008 нче елның август аенда, Грузия гаскәрләре Көньяк Осетиянең башкаласы Цхинвал шәһәрен утка тотты. Русия, үз гаскәрләрен кертеп тынычлык урнаштырды. Көньяк Осетия халкының күбесе Русия гражданлыгын алды. Мәскәү Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таныды. Бу хәлләргә 11 ел үткәннән соң да, Владимир Путин:“Русия, Көньяк Осетиягә ярдәм итүен дәвам итәчәк”,- дип белдерде.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t/erevanda-evraziya-iktisad-forumy/
#ВладимирПутин
Читайте нас: