+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 октябрь 2019, 09:14

Владимир Путинның яшерен телефоны бар

Русия Президенты Владимир Путин Кремльдәге кабинетыннан чыккач, яшерен кесә телефоныннан сөйләшә, дип хәбәр итә "Башкортостан" гәзите.

“Бу мобиль телефон гади түгел, гадәти кесә телефоныннан калынрак та. Анда саклык чаралары күрелгән, шул исәптән ул сигналны бозудан һәм сөйләшүләрне тыңлаудан да сакланган. Шуңа күрә, ул бүтән дәүләт башлыгы белән аралашканда, сөйләшүне яшерен тыңлау мөмкинлеге юк", – дигән мәгълүмат китерә “Московский комсомолец” гәзите.
Владимир Путинның иминлеге өчен җаваплы Федераль сак хезмәте дә хәрби юлдаштан файдалана.
Моннан тыш, Президент телефонының сигналы шифрланган. Шифрны бозуга берничә ел вакыт кирәк булачак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/vladimir-putinny-yasheren-telefony-bar/
#ВладимирПутин
Читайте нас: