+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 октябрь 2019, 09:16

Владимир Рутин кемгә Герой исеме бирде?

Русия президенты Владимир Путин “Ростех” дәүләт корпорациясенең генераль директоры Сергей Чемезовка Русия Герое исемен бирү турындагы Указга кул куйды.

“Русия Федерациясе Герое исеме турындагы положение”гә ярашлы, бу югары награда “каһарманлык эшләүгә бәйле, дәүләт һәм халык алдындагы хезмәтләр өчен” бирелә.


Сергей Чемезов исә югары исемгә оборона-сәнәгать комплексын үстерүгә һәм илнең оборонага сәләтен арттыруга төп өлеш керткәне өчен лаек булды.


Моннан тыш, Президентның аерым Указы нигезендә Русия Героеның туган җире – Иркутск өлкәсенең Черемхово шәһәрендә аның бронза бюсты куелуы да ихтимал.




#ВладимирПутин
Читайте нас: