Дәүләт башлыгы Эмомали Рахмонга котлау телеграммасы да җибәргән иде. “Күпьеллык хезмәтегез эчендә Сез ватандашларыгыз арасында да, чит илләрдә дә лаеклы хөрмәт казандыгыз. Сезнең җитәкчелек астында Таҗикстан халкы икътисади һәм социаль үсештә сокланырлык уңышларга иреште.
Русиядә Сезнең безнең илләр арасындагы стратегик партнерлык һәм берлек мөнәсәбәтләрен ныгытуга керткән өлешне югары бәялиләр” – диелә телеграммада.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.