-13 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 октябрь 2019, 10:16

Туган көнегез белән, Владимир Владимирович!

Русия Президенты 67нче туган көнен ничек үткәрә?Владимир Путин туган көнен табигатьтә туганнары һәм якыннары белән каршылаячак. Бу хакта аның матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итә.

Секретарь әйтүенчә, туган көне алдыннан Президент Себер урманнарында булган, анда көзге табигать хозурлыгыннан ләззәт алган.

Ул тайганы үз итә. 2014 елның 7 октябрендә дә ул, рәсми ял көне алып, Себергә юлланган иде. Анда, үзе белдерүенчә, таулар буйлап 9 чакрым йөреп кайткан. Дөрес, икенче көнне үк Президент эшкә кереште - Новосибирскида Дәүләт советы Президиумы утырышын үткәрде.

2018 һәм 2017 елларда дәүләт башлыгының туган көне ялларга туры килгән. Ике ел элек шимбә көнне Сочида Русия Хәвефсезлек советының даими әгъзалары белән киңәшмә үткәргән. Президент туган көнен ешрак эштә үткәрә.

Русия лидеры катнашкан эре халыкара саммитлар берничә тапкыр 7 октябрьгә туры килгән. Әйтик, 2002 елда Путин БДБ саммиты үткән Кишиневта 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, 2013 елда ул АТЭС саммиты үткән Индонезиянең Бали утравында Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге илләре лидерларыннан котлаулар кабул итте.

Шул ук вакытта, ул бу көнне Русиядә булса, кичен якыннары һәм дуслары белән үткәрә.

#ВладимирПутин

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: