+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 октябрь 2019, 09:03

Владимир Путинга кыйммәтле инвестиция проектын күрсәттеләр

Русия Президенты эш сәфәре белән Тамань ярымутравына барды. Монда аны "ОТЭКО" компаниялар төркеменең порт-индустрия паркында барган эшләр белән таныштырдылар.

Владимир Путинны "ОТЭКО" җәмгыятенең директорлар советы рәисе Мишель Литвак каршы алды. Ил башлыгы нефть һәм нефть продукциясе, углеводород газларының перевал комплексын карады, причалда булды. Президент шулай ук Русиядәге бердәнбер өч вагонлы бушаткыч машинаны (тегермән принцибы белән берьюлы өч вагонны бушата ала) эшләтеп җибәрүдә катнашты.


Владимир Владимировичка порт төзелешендә килеп чыккан археологик табышларны да күрсәттеләр.


#ВладимирПутин
Читайте нас: