+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 октябрь 2019, 19:07

Җылы очрашу

Республика көнендә Радий Фәрит улы Хәбиров талантлы мәктәп укучылары белән очрашты һәм аларның сорауларына җавап бирде.

Республика җитәкчесе белән очрашуга төрле олимпиадаларда җиңүчеләр, шулай ук спортта уңышларга ирешкән балалар килде. Очрашу беренче тапкыр әңгәмә форматында үтте.
Укучылар Башлыкка сораулар бирде: аларны мәгариф, экология, транспорт, югары уку йортларына укырга керү, олимпиада җиңүчеләре премияләү һәм башка сораулар кызыксындырды. Радий Фәрит улы җайсыз урыннарны урап үтми бөтен сорауларга да ачыктан-ачык җавап бирергә тырышты. Барсына да Уфа белән Дим бистәсе арасында 5 меңгә исәпләнгән университет дәрәҗәсендәге белем бирү үзәге төзеләчәге кызыксыну тудырды.Очрашу бик җылы үтте.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t/ili-ochrashu-2004/
Читайте нас: