+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 октябрь 2019, 08:52

"Авыл хуҗалыгы - икътисадның мөһим тармагы"

Президент Владимир Путин авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

"Сезне, барлык ветераннарны, Русия авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Барыннан да элек сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек телим, авыр хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм.


Авыл хуҗалыгы - икътисадның төп тармакларының берсе, аның эше турыдан-туры гражданнарның тормыш сыйфатына тәэсир итә. Һәм шунысы мөһим: бүген илебезнең аграр секторы ышанычлы рәвештә үсешә. Моннан тыш, дөнья базарларында үз йогынтысын арттыра, ә бу аның нәтиҗәлелеге һәм көндәшлеккә сәләтлелеге арта баруы, Русия продукциясенең илебездә дә, чит илләрдә дә кулланучылар тарафыннан лаеклы танылу алуы һәм ышаныч белән файдаланылуы турында сөйли.


Хәзер без 150дән артык илгә аграр продукция сатабыз. Узган ел нәтиҗәләренә ярашлы, Русия бодай белән тәэмин итү буенча дөньяда беренче урында тора, ә кайбер башка позицияләр буенча – мәсәлән, арпа, көнбагыш, рапс мае сату - дөнья лидерлары өчлегенә керә. Болар барысы да - һичшиксез, сезнең хезмәт, сезнең һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсе. Без арытаба да алга барырга, потенциалыбызны үстерергә тиеш.


Билгеле, торак, инфраструктура, уңайлылык ягыннан авыл тормышын заманча стандартларга туры китерү – безнең бурыч, сезнең һәркайсыгыз үз эшегез белән генә түгел, туган авылыгыз яисә бистәгез белән дә горурлана алсын өчен.


Сезне тагын бер кабат һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм, Русия мәнфәгатендә башкарган эшләрегез өчен рәхмәт әйтәсем килә.

Уңышлар һәм иң изге теләкләр сезгә!" - диелә аның котлавында.

#ВладимирПутин

Читайте нас: