Русия лидеры әйтүенчә, “Көнбатыштагы кайсыбер дәүләтләр суверенлы Африка илләре хөкүмәтләренә басым ясый, аларны куркыту, янау алымнарын да куллана”.
Моннан тыш, Президент билгеләвенчә, Русия һәм Африка икътисади мәнфәгатьләрне бергәләп якларга, санкцияләрдән сакланырга ниәтли, шул исәптән долларның өлешен киметү һәм үзара исәп-хисапларга башка валюталарга күчү юлын да кулланырга исәп тота.