-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 октябрь 2019, 08:23
Путин – төп герой
“Би-би-си” корпорациясенең Якын Көнчыгыш буенча мөхәррире Джереми Боуэн Русияне Якын Көнчыгышта “төп уенчы” дип билгеләгән. Аның фикеренчә, РФ Президенты Владимир Путин анда төп герой.
Боуэн АКШ Сүриядән гаскәрләрен чыгарган арада Русия алга китә, ди.
“Кыска гына вакыт эчендә Владимир Путин Якын Көнчыгышта иң мөһим фигурага әйләнде. Төбәктә проблемалар булуга карамастан, Русия Сәгуд Гарәбстаны, Израиль, Иран белән яхшы мөнәсәбәтләр тота”, - ди ул.
Сүриядә тынычлык урнаштыруда Владимир Путинның хәлиткеч роль уйнаячагына да өметләнә мөхәррир. 22 октябрьдә Путин Төркия президенты Рәҗәб Эрдоган белән очрашырга тиеш.
#ВладимирПутин
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t/putin-t-p-geroy/
Читайте нас:
Новости партнеров
Электрон тәмәке тартыусылар иғтибарына!
Башкирская шаль стала официальным брендом Зианчуринского района Башкирии
Дүртөйле районы башлыгы МХО яугирләреннән сәлам җиткерде