+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 октябрь 2019, 09:08

Путин: “Сириядә хәлләр кискен тора”

Русия президенты Владимир Путин Сириядәге хәлләрне катлаулы дип бәяләде һәм шул фонда Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән консультацияләрнең әһәмияте артуын билгеләде.

“Төбәктә хәлләр кискен тора, без барыбыз да моны аңлыйбыз. Безнең очрашу, безнең консультацияләр хәзер аеруча кирәктер, дип уйлыйм,”– диде Путин тар даирәдә Эрдоган белән очрашу чарасын ачканда, дип хәбәр итә ТАСС.


Эрдоган чираттагы тапкыр, әгәр АКШ республиканың төньяк-көнчыгышыннан көрд формированиеләре хәрбиләрен чыгаруга бәйле сүзендә тормаса, үзенең Сириядә “Тынычлык чыганагы” (“Источник мира”) операциясен тергезергә әзер булуын белдерде.


17 октябрьдә АКШ һәм Төркия хәрби хәрәкәтләрне туктатып тору турында килешүгә ирештеләр. Төркия көрд отрядлары чыгып китсен өчен 120 сәгатькә утны туктатырга ризалашты.


Моннан соң “Взгляд” гәзите Төркия операциясе Сириядәге хәрби хәлне үзгәртте дип язып чыккан иде.

#ВладимирПутин
Читайте нас: