-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 октябрь 2019, 09:20

Үсмерләр Президент игътибарында!

Русия Президенты Владимир Путин үсеп килүче буынны тәрбияләүгә юнәлтелгән чаралар исемлеген раслады.

Президент карары буенча, Русия Хөкүмәте түбәндәге чараларны тормышка ашырырга тиеш:

– укытучы һөнәренең абруен күтәрүче чаралар комплексын булдыру; моның өчен Интернет һәм кино- видеопродукция мөмкинлекләреннән иркен файдалану;

– балалар һәм яшүсмерләр өчен дәүләт киностудиясе ачу мәсьәләсен карау;

– аз тәэмин ителгән һәм тиешле тәрбиядән мәхрүм яисә күпбалалы гаиләләрдә үсүче яшүсмерләрне суворов училищеларына, кадет корпусларына кабул итү мөмкинлекләрен арттыру;

– гомуми һәм һөнәри белем бирү системасында яшүсмерләргә психологик ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен арттыру; моның өчен педагогик хезмәткәрләрне кабаттан укыту һәм аларның квалификацияләрен күтәрү өчен шартлар тудыру.

#ВладимирПутин

Читайте нас: