+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
31 октябрь 2019, 09:15

Владимир Путин нәтиҗәләр белән таныштыра

Русия Президенты Владимир Путин Германия канцлеры Ангела Меркель белән телефоннан сөйләште.

Шулай кирәктер инде, күрәсең. 22 октябрьдә Сочида Владимир Путин белән Төркия Президенты Рәҗәп Таеп Эрдоганның бик озак аралашу нәтиҗәсендә меморандум кабул ителгән иде. Анда сүз Сүрия темасына кагылышлы булды.


Шушы чара хакында Русия Президенты Франция лидерына сөйләде (телефон аша). Хәзер чират - Германия канцлерында. Ангела Меркель Путинны бик җентекле тыңлаган, диләр.


Тиздән Женевада Конституция комитеты эш башлый. Әлеге "Сочи меморандумы" да шушы чарада телгә алыначак икән.


Әйткәндәй, Брюсселлдә чираттагы тапкыр Русия - Евросоюз - Украина министрлыклары консультациясе үтте. Анда Украина аша Европага Русиядән газ чыгаруга бәйле фикер алышынды. Бу елның азагында Украина белән төзелгән контрактның мөтдәте бетә. Беләсәгез, бу дәүләт белән ара бигүк җылы түгел.


#ВладимирПутин



Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: