+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
5 ноябрь 2019, 08:03

Путин йодрык күрсәткән

Шушы көннәрдә Калининградның "Куршская коса" паркы директоры Светлогорскида Президент белән очрашкан. Рәсми булмаган очрашуда ул велосипедларда йөрү өчен 41 километр озынлыктагы юл төзергә планлаштыруын әйтә.

Путин исә бу сорауны Калининград өлкәсе губернаторы Антон Алихановка юнәлтә. Ә ул "Куршская коса"ның милли парк икәнен әйтә.
Парк директоры велодорожка 451 миллион сумга төшәчәген әйткәч, Президент, шаяртып, аңа йодрык күрсәтә.
Путин үз реакциясен "барлык эшләр дә бер суммадан башлана һәм бөтенләй икенче сумма белән тәмамлана" дип аңлата.
Бу вакыйгага карата Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков та үз мөнәсәбәтен белдерде. Ул моны "искитмәле уйланылып әйтелгән рекомендация" дип атады.
#ВладимирПутин
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t/putin-yodryk-k-rs-tk-n/
Читайте нас: