Владимир Путин бу хакта офицерлар һәм прокурорларны югары вазифаларга тәгаенләп, аларга югары дәүләт бүләкләре тапшырганда белдерде.
"Безнең армия һәм флот үзләренең югары әзерлеген күрсәтте. Һәм без оборона көчен арттыру, башка илләрдә булмаган гипертавышлы, лазерлы, башка заманча коралларны хәрби сафка кую турында уйлыйбыз. Мәскәү Русияга каршы арта барган янауларны туктату гарантияле булсын өчен көченнән килгәнен эшлиячәк, -дип белдерде Дәүләт башлыгы.
Путин: Русиядә уникаль корал бар, ләкин без аның белән куркытмаячакбыз.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t/Iminlek-garantiyale-bulirga-tiesh-5953/