+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 ноябрь 2019, 11:13

Владимир Путин Эрдоган белән янә очрашмакчы

Русия Президентының матбугат секретары Дмитрий Песков әйтүенчә, Владимир Путин белән Төркия җитәкчесе Рәҗәп Тайып Эрдоган киләсе елның гыйнварында “Төркия агымы” газ үткәргечен төзү буенча эшнең тәмамлануына багышланган тантанада очрашуы ихтимал.

Шул ук вакытта сәясмәннәрнең иртәрәк күрешүе дә мөмкин. “Путин белән Эрдоган теләгән вакытта телефон аша аралаша, шуңа күрә очрашуның алдарак булуы да ихтимал”, – диде Кремль вәкиле.

Мәгълүм булуынча, “Төркия агымы” Кара диңгез төбеннән Төркиянең Европа өлешенә кадәр һәм аннан аның Греция белән чигенә табан газ үткәргеч салуны күз уңында тота. Аның беренче чираты – Төркия базарын, икенчесе исә Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Европа илләрен зәңгәр ягулык белән тәэмин итү өчен тәгаенләнә.


#ВладимирПутин

Читайте нас: