+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 ноябрь 2019, 10:43

Путин һәм иминлек

Владимир Путин Кремльдә Иминлек Советының даими әгъзалары белән оператив киңәшмә үткәрде.

Иминлек советының даими әгъзалары белән киңәшмәдә социаль-икътисади үсешнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышынды.

Дәүләт башлыгы очрашуда катнашучыларга Бразилиядә узган БРИКС саммитының нәтиҗәләре һәм ике яклы багланышлар турында җентекләп сөйләде.

Киңәшмәдә Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин, Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, чит илләр эшләре министры Сергей Лавров, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, оборона министры Сергей Шойгу, Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников, Президентның табигать саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов катнашты.

#ВладимирПутин


Читайте нас: