+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 ноябрь 2019, 10:52

Аны русиялеләрнең 70 проценты хуплый!

«Левада» үзәге үткәргән соңгы тикшеренү Русия Президентының халык арасындагы абруе зур булуын күрсәтә.

Русиялеләрнең 24 проценты Путинга "симпатия" белдергән. Бу 2017 ел белән чагыштырганда, сигез процентка кимрәк. "Симпатия" күрсәтү ягыннан иң түбән билге 2013 елда теркәлгән булган. Ул вакытта бу күрсәткеч 18 процент тәшкил иткән.


Бүген исә русияләрнең 30 проценты Президент турында начар бер сүз дә әйтә алмавын белдергән. Аны яхшы яктан телгә ала алмаучылар исә сигез процент тәшкил итә. Респондентларның 15 проценты Путинга битараф карый, ә ачыктан-ачык нәфрәт хисе белән сораштыруда катнашучыларның өч проценты яна.


Гомумән алганда, русияләрнең өчтән бер өлеше "Путинга симпатия яки сокланулары" турында белдергән. Бу 2017 ел белән чагыштырганда, 10 процентка кимрәк. Президентка нейтраль мөнәсәбәтлеләр саны исә җиде процентка артып, 61 процентка җиткән.


Шул ук вакытта Путинны Русия президенты вазифасындагы эшчәнлеген сораштыруда катнашучыларның 70 проценты хуплый. Хуплауның иң югары күрсәткече 2014 елда булган. Анда ул 85 процентка җиткән.


«Левада» үзәге җитәкчесе Лев Гудков белдерүенчә, Владимир Путинны хатын-кызлар, кече шәһәрләрдә һәм авылларда яшәүчеләр, өлкән яшьтәге русиялеләр аеруча ярата. Яшьләрдә исә соклану дәрәҗәсе түбәнрәк.

#ВладимирПутин

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: