“Алар игълан итте, алардан сорарга кирәк кайчан бетерәчәкләрен”, - диде ул.
Путин башта санкцяләр игълан итә башлагач хәвефләнүе турында сөйләде. “Минуслары бар, әлбәттә, әмма нәтиҗәдә безнең икътисад өчен яхшы булып чыкты”, - диде ул.
Бу санкцияләр бумеранг барлыгын тагын бер күрсәтте: Русиягә каршы игълан иттеләр, әмма үзләре зыян күрделәр. “Үз аякларына үзләре атты”, - ди Путин.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.