+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 ноябрь 2019, 10:42

Путин: Түрәләрне ныграк “газапларга һәм селкетергә” кирәк

Владимир Путин тиешле карарлар кабул ителсен өчен “Бердәм Русия”гә түрәләрне “газапларга һәм селкетергә” кушты.

"Сез бит үзегез күреп торасыз: әле җимерелгән хастаханәне күрсәтәләр, әле балалар бишенче диярлек сменада укыган мәктәпне. Түрәләр моны күрми икән, сез күрергә тиеш. Аларны газапларга, селкетергә, мәсьәләнең хәл ителүенә ирешергә кирәк", - диде Путин партиянең ХІХ съездында.
"Ел саен үткәрелә торган чираттагы туры линияне көтмичә, кискен сорауларны үзегез табыгыз һәм күтәрегез. Мондый мәсьәләләрне үз көчегез белән хәл итәргә, гаделлеккә ирешергә тырышыгыз", - диде Президент.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t/Putin-T-r-l-rne-nigrak--gazaplarga--m-selketerg--kir-k-21797/
#ВладимирПутин
Читайте нас: