+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 декабрь 2019, 10:46

Путин "Кояшлы шәһәр"дә булды

Владимир Путин Нальчикта «Кояшлы шәһәр» балалар иҗат академиясендә булды, анда ул яшь конструкторлар һәм инженерлар эшләнмәләре белән танышты.

«Кояшлы шәһәр» балалар иҗат академиясе 2016 елның гыйнварыннан бирле эшли һәм хәзерге вакытта 43 уку сыйныфлары һәм лабораторияләре, спорт, конференцияләр һәм хореография заллары, китапханә, хокукый тәрбия һәм тормыш иминлеген тәэмин итү сыйныфлары бар.
Президент «Кванториум»ның берничә сыйныфында булды. Робот-техника сыйныфында дәүләт башлыгына шәһәрләрдә чүп-чарны аерым җыю өчен автоном роботның берничә моделен күрсәттеләр. Владимир Путинга энерджи-квантум кабинетында, аерым алганда, таулы районнар өчен тәгаенләнгән кечкенә күчмә гидроэлектростанция моделен карады. Дәүләт башлыгы шулай ук укучылар белән космо-квантум кабинетында аралашты һәм балалар академиясенең «яшь коткаручы» сыйныфында булды.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Putin-Koyashli-sh--r-d-buldi-23284/
#ВладимирПутин
Читайте нас: