+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 декабрь 2019, 10:53

Рамзан Кадыров Русия Герое булачакмы?

Русия Президенты Владимир Путин режиссер Александр Сокуровның Ахмад һәм Рамзан Кадыровларга Русия Герое исеме бирү хакындагы карарны яңадан уйларга кирәк дигән фикере белән килешмәде.

“Русия Герое статусы хакында тагын бер кат уйларга кирәк. Ничек Псков дивизиясенең һәлак булган солдатлары да, алар белән сугышкан Кадыровлар да бер үк дәрәҗәдәге исем йөртәчәк? Һәм аларның – Русия белән сугышучыларның – ул хәрби наградаларны кабул итүен ничек аңларга”, –дигән Сокуров Путин рәислегендәге утырышта.
Президент аңа каршы: “Әгәр кемдер (Чечняда яшәүче) биләгән вазифасына бәйсез рәвештә, Русия ягына баскан, аны яклый, аның өчен җанын фида кылырга әзер икән, ул кешенең Русия Герое исемен йөртергә тулы хакы бар, –дигән. – Һәм, киресенчә, әгәр кемдер яхшылык эшләгән, әмма аннан соң безнең законнарны боза, кешеләргә комачаулый, тормышны ямьсезли, ирекле җәмгыятьтә йөрү кагыйдәләренә сыймаслык проблемалар тудыра икән – аңа карата билгеле чаралар күрергә туры киләчәк”
“Без бик катлаулы сынаулар аша үттек, әмма шулай да ул канлы вакыйгалардан чыга алдык, – дигән Владимир Путин.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t/Ramzan-Kadirovka-Rusiya-Geroe-bulachak-35111/
#ВладимирПутин
Читайте нас: