+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 декабрь 2019, 10:54

Владимир Путин 15 гыйнварда Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Русия Президенты Владимир Путин 2020 елның 15 гыйнварында Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.

Бу хакта бүген журналистларга дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.
"Рәсми рәвештә хәбәр итәбез: Владимир Путин Федераль җыелышка 2020 елның 15 гыйнварында Юллама белән мөрәҗәгать итәргә планлаштыра”, - диде ул.
Быел Владимир Путин Федераль җыелышка Юллама белән 20 февральдә чыгыш ясаган иде. Федераль җыелышка Президент Юлламасы - дәүләт башлыгының парламентның ике палатасына да еллык ачык мөрәҗәгате, анда илдәге эшләр торышына бәя бирелә һәм эчке һәм тышкы сәясәтнең төп юнәлешләре билгеләнә.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Vladimir-Putin-15-giynvarda-Yullama-bel-n-m-r--gat-it-ch-k-50911/
#ВладимирПутин
Читайте нас: