+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 декабрь 2019, 11:05

Владимир Путин кемнәрне эштән бушатты һәм тәгаенләде?

Русия Президенты Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгындагы, Тикшерү комитетындагы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгындагы берничә җитәкчене вазыйфасыннан бушатты, шулай ук хокук саклау органнарына яңа начальниклар тәгаенләде.

Вазыйфасыннан бушатылганнар арасында Федераль хөкем башкару хезмәтенең кадрлар идаралыгы начальнигы полковник Александр Пирогов һәм Омск өлкәсе прокуроры Анастас Спиридонов бар. Шулай ук Президент Указына ярашлы, Свердловск өлкәсе буенча тикшерү идарәлеге җитәкчесенең беренче урынбасары Михаил Бусылко, Русия Эчке эшләр министрлыгының Воронеж өлкәсе буенча Баш идарәллеге начальнигы урынбасары Вячеслав Воронцов, Эксперт-криминалистика эшчәнлеген оештыру идарәлеге җитәкчесе Сергей Рябов эшеннән бушатылды.




Президент Эчке эшләр министрлыгының Архангель һәм Төмән өлкәләре идарәлекләре яңа җитәкчеләрне тәгаенләде. Юстиция полковнигы Владимир Терентьев Кырым Республикасы һәм Севастополь буенча Баш тикшерү идарәлеген җитәкләячәк. Александр Морозовка – Төньяк Осетия, Александр Семеновка – Томск өлкәсе, Александр Лоренцка – Ставрополь крае, Александр Гулягинга – Воронеж өлкәсе һәм Анатолий Богданчиковка Алтай Республикасы прокуроры вазыйфасы йөкләтелде.




Русия Президенты Мәскәү метрополитенындагы эчке эшләр идарәлеге начальнигы Николай Савченокны эшеннән бушатты.




#ВладимирПутин




Фото: russian.rt.com
Читайте нас: