+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 гыйнвар 2020, 11:11

Путин Юллама белән чыгыш ясый

15 гыйнварда Русия президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юллама белән чыгыш ясаячак.

Дәүләт башлыгы әлеге документның эчтәлеген ачып салмаса да, үзе әйтүенчә, ул гражданнарның кереме өлкәсендәге торгынлыкны җиңү, минималь хезмәт хакы дәрәҗәсендә көн күрүче кешеләр санын киметү, хәерчелекне җиңү белән бәйле мәсьәләләргә кагылачак. “Халыкның реаль керемнәре үсмәве мине тирән борчуга сала”,- ди президент.
Президентның Федераль Җыелышка юлламасы – ел саен ясарга тиешле чыгышы Конституциядә аның бурычы буларак каралган. Анда дәүләт башлыгы ил үсешенең төп юнәлешләрен һәм хөкүмәт һәм парламент өчен бурычлар билгели.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t/Putin-Yullama-bel-n-chigish-yasiy-67870/
#ВладимирПутин
Читайте нас: