+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 гыйнвар 2020, 10:31

"Хезмәтегез өчен рәхмәт!"

Русия Президенты Владимир Путин Хәрби-диңгез флоты Башкомандующие Николай Евменовка, Оборона министрлыгы җитәкчелегенә Кара диңгездә хәрби укуларны яхшы дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итте "РИА Новости".

Владимир Путин Оборона министрлыгы җитәкчелеге һәм Хәрби-диңгез флотының команда составы белән киңәшмә уздырды. Ул якын һәм озак вакытка Русия Хәрби-диңгез флоты үсешенең төп юнәлешләренә багышланган иде.
Шулай ук, киңәшмә барышында Владимир Путин Николай Евменовка, Оборона министрлыгы җитәкчелегенә Кара диңгездә хәрби укуларны яхшы дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде.
- Николай Анатольевич, Сезгә, оборона министрына һәм әлеге укуларны әзерләгән, оештырган һәм үткәргән командирларга, шулай ук, хәрби укуларда катнашкан шәхси составка рәхмәт белдерәсем килә. Алар яхшы нәтиҗәләргә иреште. Иң изге теләкләремне һәм рәхмәтләремне аларга җиткерегез, - диде Владимир Путин.
Үз чиратында, Николай Евменов Президентка, хәрби укуда 31 хәрби кораб һәм су асты көймәсе, 39 берәмлек авиация техникасы җәлеп ителде, дип белдерде.
Әйтергә кирәк, укуларда беренче тапкыр "Кинжал" һәм "Калибр" ракеталары атылды. Хәрби-диңгез флоты Башкомандующие белдерүенчә, диңгезчеләр алларында куелган максатларга тулысынча ирешкән һәм үзләрен тик уңай яктан күрсәткән.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Hezm-tegez-chen-r-hm-t-70142/
#ВладимирПутин
Читайте нас: