+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 гыйнвар 2020, 10:35

Президент Хөкүмәт Рәисе вазыйфасына кандидатураны атады

Владимир Путин Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин белән эшлекле очрашу үткәрде.

Ул аңа Русия Хөкүмәте башлыгы вазыйфасын биләүне тәкъдим итте. Аның ризалыгын алгач, ул Михаил Мишустинның кандидатурасын Дәүләт думасына карауга кертте.
Элегрәк Президентның Конституцияне үзгәртү турында игълан иткән тәкъдимнәре фонында илнең Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге гамәлдәге Хөкүмәте отставкага киткән иде.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Prezident-H-k-m-t-R-ise-vaziyfasina-kandidaturani-atadi-77997/
#ВладимирПутин
Читайте нас: