+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 гыйнвар 2020, 11:03

Владимир Путин Эрдоган белән Берлинда күреште

Кичә Германия башкаласында Русия Президенты Владимир Путинның Төркия башлыгы Рәҗәп Тайип Эрдоган белән сөйләшүләре булды.

Эрдоган белдерүенчә, Русия һәм Төркия "С-400" буенча алыш-бирешне төгәлли алды, дип белдерде.
- Без узган елны ике яклы мөнәсәбәтләргә карата бик яхшы бәяләдек. Күптөрле проблемаларга карамастан, без "С-400" буенча килешүгә ирештек, - дип белдерде Төркия лидеры.
- Бездә, чыннан да, барлык эш юнәлешләре буенча яхшы, конструктив, ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты. Диалог һәрвакыт гади генә бармый, әмма без килешергә, ике як өчен дә уңай компромисслар эзләргә һәм табарга өйрәндек. Минемчә, бу - күршеләр арасында конструктив хезмәттәшлекнең яхшы үрнәге, - дип ассызыклады Владмир Путин.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Vladimir-Putin-Erdogan-bel-n-Berlinda-k-reshte-83119/
#ВладимирПутин
Читайте нас: