+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 гыйнвар 2020, 10:31

"Холокост - уртак фаҗигабез..."

Кичә Владимир Путин Освенцим концлагереның Кызыл Армия тарафыннан азат ителүенең 75 еллыгына һәм Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган истәлекле чараларда катнашу өчен Израильгә барды.

Шулай ук ул "Холокост турында хәтерлибез, антисемитизмга каршы көрәшәбез" форумында чыгыш ясаячак һәм блокадалы Ленинград геройларына һәйкәл ачу тантанасында катнашты.
Владимир Путин холокостны Русия һәм Израильнең уртак фаҗигасе дип атады һәм нацистлар тарафыннан җәзаланган гражданнарның 40 проценты Советлар Союзыннан булуын билгеләп үтте. Бу хакта Русия лидеры Израиль Президенты Реувен Ривлин белән очрашу барышында белдерде.
— Безнең халык нацизмнан нык зыян күрде. Холокост фаҗигасенә килгәндә, үлгән һәм җәзаланган яһүдләрнең 40 проценты - Советлар Союзыныкы. Шуңа күрә холокост - безнең уртак фаҗига, - диде ул.
Шул ук вакытта Путин белдергәнчә, Русия Израильнең Икенче Бөтендөнья сугышы истәлеген саклау буенча тырышлыгын югары бәяли.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Holokost-urtak-fa-igabez-90190/
#ВладимирПутин
Читайте нас: