+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 гыйнвар 2020, 10:40

Ильич лампалары сүнмәячәк

Русия Президенты Владимир Путин “Россети” электр компаниясе башлыгы Павел Ливинский белән очрашты.

Анда “Россети” ачык акционерлык җәмгыятенең 2019 елда эш нәтиҗәләре һәм компаниянең үсеш планнары турында фикер алышынды.
– 2019 елда “Россети” компанияләр төркеме алдында торган барлык бурычлар да үтәлде. Безгә 2019 ел нәтиҗәләре буенча 125 миллиард сум табыш керде. Без кредит рейтингын күтәрдек. “Россети” компанияләр төркеме бурыч йөкләнешен киметте. Һәм безнең акцияләрнең бәясе, капитализация 2019 елда 80 процентка артты. Русиянең Европа өлешендә температура аномаль җылы булуга карамастан, аномаль күренешләр булып тора. Барлык дежур бригадалар һәм авария чыганаклары әзер,– диде “Россети” компаниясе башлыгы Павел Ливинский.
Русия Президентының керемнәр турында соравына ул шулай дип җавап бирде:
– Керем 125 миллиард, бу 2018 ел дәрәҗәсендә дигән сүз. Табыш, финанс тотрыклылыгы бизнес-план кысаларында, хәтта арттырып та үтәдек.
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Ilich-lampalari-s-nm-yach-k-93830/
#ВладимирПутин
Читайте нас: