“Зур галим, илебездә теоретик физика мәктәбенең чагу вәкиле буларак, сез үзегезнең һөнәри эшчәнлегегезне Туган илгә, фәнгә, халыкка хезмәт итүгә багышладыгыз. Милли Фәннәр академиясе, данлыклы Курчатов институты үсешенә, илнең оборона мөмкинлекләрен, икътисадын ныгытуга юнәлтелгән масштаблы мәсьәләләрне тормышка ашыруда шәхси өлеш керттегез”, - диде Путин. Һәм академикка сәламәтлек, уңышлар һәм иминлекләр теләде.
Академик Велихов – Социалистик Хезмәт Герое (1985), СССР дәүләт премияләре (1977), Ленин премиясе (1984) һәм Русия Федерациясе дәүләт премиясе лауреаты. “Туган ил алдындагы хезмәтләре өчен” орденының тулы кавалеры.