+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 март 2020, 13:55

Коронавирусның ил икътисадына йогынтысы нинди?

Владимир Путин сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән эшлекле очрашу уздырды.

Анда COVID-19 вирусы пандемиясенең ил икътисады торышына йогынтысы турында фикер алышынды, гражданнарның саклану чараларына булган ихтыяҗларын тәэмин итү мәсьәләсе аерым каралды.

"Русия сәнәгатендәге хәл, гомумән алганда, канәгатьләнерлек, - дип белдерде сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров. - Тулаем алганда, валюта керемнәре дә, сум чыгымнары да балансланган".

"Безнең сәнәгать бер үк вакытта ике бәлагә юлыкты: бу коронавирус белән бәйле мәсьәлә, һәм шуның белән бергә – нефть котировкаларының сизелерлек кимүе, бу исә сумның кимүенә китерде. Шул ук вакытта сәнәгатьнең кайбер тармаклары өчен бу уңай тәэсир итте", - диде министр. - Әйе, экспортка юнәлтелгәннәре өчен – бер яктан. Икенче яктан, кызганычка каршы, тышкы базарлардагы котировкалар биржа товарлары буенча күләмнәр артуга стимул бирми. Беренче чиратта без металлургия, химия, целлюлоза-кәгазь сәнәгате, минераль ашламаларны күз уңында тотабыз."

Чит ил компонентларын кулланучы эшкәртү сәнәгатенең кайбер тармаклары, логистиканың үзгәрүен һәм кайбер илләрдән кайтартуда тоткарлыкларны исәпкә алып, оператив рәвештә башка тәэминатчыларны табарга мәҗбүр, дип өстәде Мантуров.

Президент кушуы буенча соңгы биш елда импортны алыштыру планнарын актив гамәлгә ашырган сәнәгать предприятиеләрендә (ә алар сәнәгатьнең 23 тармагында 970дән артык проект) 460 проект инде гамәлгә ашырылган, дип хәбәр итте сәнәгать һәм сәүдә министры.
Фото: kremlin.ru

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Koronavirusni-il-iktisadina-yogintisi-nindi-181878/

Читайте нас: