+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 март 2020, 11:00

Владимир Путин Конституция буенча тавыш бирү көнен күчерү турында указга кул куйды

Русия Президенты Владимир Путин илнең Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көнен соңрак вакытка күчерү турында указга кул куйды. Документ Кремль сайтында басылды.

Текстта әйтелгәнчә, илдәге халыкның коронавирус йоктыру куркынычын булдырмау өчен Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Гомумрусия тавыш бирү көне Русия Президентының аерым карары белән билгеләнәчәк.
Бу карары хакында Владимир Путин кичә мөрәҗәгатендә әйтте. Ул Русия халкына коронавирус инфекциясе таралу куркынычына бәйле вазгыять турында мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.

“Әлбәттә, Конституциягә төзәтмәләр буенча Гомумрусия тавыш бирүен оештыру турында да сорау туа, алдан билгеләнгән дата - 22 апрель. Сез минем моңа ни дәрәҗәдә җитди каравымны беләсез. Һәм, әлбәттә, мин сездән чарага килүегезне һәм бу мәсьәлә буенча үз фикерегезне белдерүегезне сорыйм. Бу - безнең ил, җәмгыятебез өчен төп принципиаль мәсьәлә.

Әмма, элегрәк әйткәнемчә, безнең өчен абсолют өстенлек булып кешеләрнең сәламәтлеге, тормышы һәм иминлеге тора. Шуңа күрә тавыш бирүне соңрак вакытка күчерергә кирәк дип саныйм.

Төбәкләрдә дә, тулаем ил буенча да хәл-шартлар ничек үсәчәген бәялибез һәм, бары тик һөнәри фикергә, табибларның, белгечләрнең киңәшләренә таянып, яңа тавыш бирү көне турында карар кабул итәчәкбез”, -- диде Владимир Путин.

#ВладимирПутин

Фото: kremlin.ru.

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Vladimir-Putin-Konstitutsiya-buencha-tavish-bir-k-nen-k-cher-turinda-ukazga-kul-kuydi-185653/

Читайте нас: