+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 март 2020, 10:35

Өч яшькәчә балалар өстәмә ярдәм алачак

Владимир Путин түләүләрне 1 апрельдән башлау турындагы документка кул куйды.

Русия Президенты Владимир Путин 1 апрельдән 3 яшькә кадәр бала тәрбияләүче һәм ана капиталы хокукына ия булган гаиләләргә өстәмә 5 мең сум күләмендә түләүләрне башлау турында указга кул куй куйды. Бу хакта аның ил халкына мөрәҗәгатендә әйтелгән иде. "Русия Федерациясе Хөкүмәтенә түбәндәгеләр йөкләтелә: Русия Федерациясенең закон һәм башка норматив хокукый актларына ана (гаилә) капиталы хокукына ия гаиләләргә федераль бюджет исәбеннән 2020 елның 1 апреленнән башлап (өч ай эчендә) 3 яшькә кадәрге һәр балага 5 мең сум күләмендә айлык өстәмә түләүләр кертүне күздә тотучы үзгәрешләр кертүне тәэмин итү", - диелә документта. Фото: ria.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/ch-yashk-ch-balalar-st-m-yard-m-alachak-190884/

Читайте нас: