+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 апрель 2020, 13:05

Ялган хәбәр таратсаң, штраф яисә төрмә!

Русия Президенты Владимир Путин Җинаять кодексына коронавирус эпидемиясе белән бәйле төзәтмәләрне раслады.

Хәзер фейклар өчен хәтта шәхси берәмлекләргә дә җәза биреләчәк.

Саксызлык нәтиҗәсендә кеше сәламәтлегенә зыян салса, фейк авторына 700 меңнән 1,5 миллион сумга кадәр штраф яный. Яки хәтта өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү. Нәтиҗәдә кеше һәлак булса, штраф — 2 миллион сумга, ә срок 5 елга кадәр.

Эпидемиологик кагыйдәләрне бозу кешеләрнең күпләп авыруына китерә икән, хәзер 1 миллион сумга кадәр штраф, яки 3 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Әгәр мондый хокук бозу саксызлык нәтиҗәсендә кеше үлеменә китерсә, иректән мәхрүм ителү вакыты 5 елга кадәр артачак, ике яки аннан да күбрәк кеше үлсә, 7 елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.

Фото: kremlin.ru
Автор: Резеда Галикәева
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Yalgan-h-b-r-taratsa--shtraf-yais-t-rm-198027/
Читайте нас: