+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 апрель 2020, 22:45

Трамп Җиңү бәйрәменә киләме?

Русия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин һәм Дональд Трамп 10 апрель кичендә ОПЕК+ нефть чыгаруны чикләү һәм космик тармакта хезмәттәшлек турында әзерләнә торган килешү темасы буенча телефон аша сөйләшү үткәрделәр, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

Шул ук көнне алар, шулай ук, Сөгуд Гарәбстаны Короле Салман бин Әбдел Азиз Әл Сауд катнашлыгында телефон буенча сөйләшүләр алып барган.

Русия һәм АКШ Президентларының тәүлегенә ике тапкыр телефон аша сөйләшүләре тарихта беренче очрак, дип билгеләп үтә үзенең Telegram каналында Кремль пулы журналисты Дмитрий Смирнов.

Путинның һәм Трампның соңгы очрашуы 2019 елның июнендә Япония Осакасында G20 саммиты кысаларында узды. Русия һәм АКШның хәзерге лидерлары алты тапкыр очраштылар, әмма алар арасында тулы форматлы сөйләшүләр нибары бер тапкыр — 2018 елның июлендә Хельсинкида булды.

Русия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков, ил башлыкларның сирәк очрашуларын аңлатып, Кремль Путин белән Трампның халыкара сәясәтнең нинди чараларында бергә булырга мөмкин икәнлеген белми, дип белдерде.
Трампның Мәскәүдә булачак Җиңү парадына бару ихтималы бар иде, әмма Америка лидеры чакыруны кире каккан. Ул билгеләп үткәнчә, дата АКШта сәяси сезонның кызган чагы белән туры килә, анда 2020 елның ноябренә президент сайлаулары планлаштырылган: республиканчылар арасында, һичшиксез, алда баручы Трамп икенче срокка барырга планлаштыра.

Фото: ria new

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Tramp-i--b-yr-men-kil-me-214090/

Читайте нас: