+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 апрель 2020, 11:40

Җиңү парады күчерелде

"Парад вирус таралуга йогынты ясарга түгел, ә киресенчә, тынычлык һәм иминлек тантанасы булырга тиеш".

Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгелибез һәм әлеге бәйрәм лаеклы үтәргә тиеш. Нәкъ шуны күз уңында тотып, ил Президенты Владимир Путин Җиңү парадын күчерде.
Тантаналы чаралар, COVID-19 коронавирусы таралуы нәтиҗәсендә, соңрак үткәреләчәк.
Билгеле булуынча, 15 апрельдә 12 ветераннар оешмасы җитәкчеләре Президенттан парадны күчерүне сораганнар иде. Алар фикеренчә, чараны оештыруда сәламәтлекне куркыныч астына куярга ярамый. Ветераннар үзләре дә парадны башка вакытта уздырырга тәкъдим итте, шул рәвешле парад "вирус тарату хәвефе түгел, ә чыннан да тынычлык һәм иминлек тантанасына әйләнәчәк".

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/i--paradi-k-cherelde-223433/

Читайте нас: