+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 апрель 2020, 13:00

Владимир Путин Иран Президенты белән телефоннан сөйләште

Русия Президенты Владимир Путинның Иран Ислам Республикасы Президенты Хәсән Рухани белән телефоннан сөйләшүе булды.

Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш проблемасы турында җентекләп фикер алышу булды. Бу уңайдан Хәсән Рухани Русиягә Иранга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Сәламәтлек саклау министрлыклары арасында турыдан-туры элемтәләрне дә кертеп, профильле ведомстволарның үзара хезмәттәшлеген активлаштыру турында сөйләшенде.

Ике яклы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре, шул исәптән энергетика, авыл хуҗалыгы һәм транспорт өлкәләрендә эре уртак проектларны гамәлгә ашыруның барышы каралды.

#ВладимирПутин

Фото: "РИА Новости".

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Vladimir-Putin-Iran-Prezidenti-bel-n-telefonnan-s-yl-shte-231890/

Читайте нас: