+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 апрель 2020, 22:25

Икенче бөтендөнья сугышы кайчан тәмамланган?

Русия Президенты Владимир Путин икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлану датасын күчерү турында федераль законга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүмат порталында барлыкка килде.

Документта 1945 елның 3 сентябре хәзер икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн булачак, диелә. Истәлекле дата "2 сентябрь-икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн (1945 ел)" шул ук закон белән бетерелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге закон Дәүләт думасы тарафыннан 2020 елның 14 апрелендә кабул ителде һәм 2020 елның 17 апрелендә Федерация Советы тарафыннан хупланды.

Президент документка 24 апрельдә кул куйды.

Фото: "Российская газета" сайтыннан

Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Ikenche-b-tend-nya-sugishi-kaychan-t-mamlangan-237265/

Читайте нас: