+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 апрель 2020, 10:50

"Энергетика - дәүләт икътисадының төп тармагы"

Владимир Путин илнең ягулык-энергетика комплексын үстерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.

- Без барыбыз да беләбез, энергетика - дәүләт икътисадының төп тармагы, ул эшкәртү сәнәгатенә, транспортка, авыл хуҗалыгына, безнең шәһәрләргә һәм авыл территорияләренә турыдан-туры йогынты ясый һәм, әлбәттә, Русиянең экспорт потенциалын, дәүләт финансларының торышын билгели.

Өстәп әйтәм: заманча Русия ягулык-энергетика комплексы - ә монда, сүз уңаеннан, ике миллион ярым кеше эшли - бу уникаль белгечләр эшли торган югары технологияле тармак. Соңгы айларда Русия һәм бөтен глобаль энергетика җитди тетрәнүләр белән бәрелеште. Әлеге проблемалар системалы характерда һәм дәүләт чикләреннән еракка чыга.

Коронавирус таралу дөнья икътисадында иң тискәре рәвештә чагылды, аның темпларын киметергә мәҗбүр итте. Бөтендөнья эчке тулай продукты кими, энергия ресурсларына ихтыяҗ - аерым дәүләтләрдә дә, гомумән, дөньяда да - кимеде. Аның артыннан бәя котировкалары да түбән тәгәрәде.

Без алга таба да чит ил партнерлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәчәкбез, энергия базарын баланслау буенча килешүләргә ирешергә, предприятиеләргә озайлы планнарны гамәлгә ашырырга, үсешкә инвестицияләргә һәм яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк карарлар эзләргә тиешбез.

Бу уңайдан нәрсәне ассызыкларга теләр идем? Энергетика - катлаулы, төрле планлы тармак. Һәр секторның, һәр компаниянең үз ихтыяҗлары һәм авыр ситуацияне җиңү өчен үз алымнары бар. Әмма безнең төп, гомум бурыч - бөтен цикл буенча Русия ягулык-энергетика комплексының озак сроклы тотрыклылыгын тәэмин итү: ресурслар җитештерүдән алып, аларны транспортировкалауга һәм тирән эшкәртүгә кадәр, шул исәптән, тармакка хезмәт күрсәтүче кече һәм урта бизнес оешмалары эшен дә кертеп, алар тармакка сервис хезмәтләре күрсәтә, технологик процессны тәэмин итә, - диде Президент.

Фото: kremlin.ru

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Energetika-d-l-t-iktisadini-t-p-tarmagi-245204/

Читайте нас: