+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 апрель 2020, 10:30

Пандемия Конституция буенча тавыш бирү нәтиҗәләренә дә йогынты ясаячак

РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү вакытын күчерткән коронавирус пандемиясе, һичшиксез, аның тавыш бирү нәтиҗәләренә дә йогынты ясаячак.

Ничек итеп, дисезме? Бу сорауларга җавапларны "Бәйсез иҗтимагый мониторинг" ассоциациясе оештырган түгәрәк өстәлдә катнашучылар эзләделәр. Сәясәтчеләр, җәмәгатьчеләр, галимнәр онлайн-режимда коронавирус эпидемиясе шартларында гражданнар җәмгыятенең торышы турында фикер алыштылар. Пандемиянең халыкның социаль хәленә һәм кешеләрнең сәяси карашларына җитди йогынты ясавы билгеләп үтелде. Дәүләт башлыкларын, парламентларны сайлаулар, төрле референдумнар һәм тавыш бирүләр узарга тиешле илләрдә инде хәзер үк җәмәгатьчелек кәефенә җитди үзгәрешләр күзәтелә. Халык властьның коронавирус пандемиясенә каршы ничек көрәш алып баруына карап бәяли. Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды хезмәткәре, политолог Евгений Семенов пандемиянең сәяси процессларга йогынтысының ачык мисалы итеп Көньяк Кореядагы хәлне китерде. Ул Көньяк Кореяда апрель аенда узган сайлауда нәкъ менә пандемия факторы сайлау алды тәртибенең төп темасы булуын билгеләде. Ил җитәкчелегенең пандемиягә каршы сыйфатлы көрәш алып баруы, халкына ярдәм күрсәтүе сайлау нәтиҗәләрендә чагылыш тапкан. Пандемиянең үсеше, шуның нәтиҗәсендә икътисадтагы югалтулар Русия Конституциясенә Президентыбыз Владимир Путин тәкъдим иткән төзәтмәләрнең кертелергә тиешлеген тагын бер тапкыр раслый. Төп законда язылачак социаль гарантияләр халыкка кризистан аз югалтулар белән чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

Автор : Каспранова Ләйсән
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t/Pandemiya-Konstitutsiya-buencha-tavish-bir-n-ti-l-ren-d-yoginti-yasayachak-245327/
Читайте нас: