+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 Май 2020, 14:10

Владимир Путин: "Тизрәк савыгыгыз!"

Русия Президенты Владимир Путин Михаил Мишустинда коронавирус раслануга бәйле рәвештә, беренче вице-премьер Андрей Белоусовка Русия Хөкүмәте башлыгы вазыйфасын башкаруны йөкләде.

30 апрельдә Михаил Мишустин дәүләт башлыгына видеоэлемтә барышында үзенең коронавирус йоктыруы турында хәбәр иткән.

"Хөкүмәт штат режимында эшен дәвам итәчәк, мин барлык төп мәсьәләләр буенча телефон һәм видеоэлемтә аша актив элемтәдә булырга планлаштырам", - диде Михаил Мишустин.

Ул үз бурычларын вакытлыча Андрей Белоусовка йөкләргә тәкъдим иткән. Владимир Путин бу тәкъдимне хуплады.

"Тизрәк савыгыгыз", - диде Президент.

#ВладимирПутин

Фото: kremlin.ru

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Vladimir-Putin--Tizr-k-savigigiz-247498/

Читайте нас: