+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 Май 2020, 21:15

Дәүләт халыкны ярдәмсез калдырмаячак

Владимир Путин видеоконференция режимында икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмә үткәрде.

Ил Президенты хәлне тотрыклыландырырга тиешлегебезне ассызыклады. Коронавирус пандемиясе белән бәйле кризисның төп базарларга, кооперация бәйләнешләренә йогынты ясавын билгеләде.
Путин Хөкүмәткә кешеләргә һәм икътисадка ярдәм буенча кичектергесез чаралар пакеты әзерләргә кушуын искә төшерде. Хәлнең катлаулы, аның яңа адымнар һәм оператив карарлар таләп итүен билгеләде. Барлык карарларны сизелерлек яхшы нәтиҗә белән тормышка ашырырга кирәклеген ассызыклады.
Киңәшмәдә табибларга, медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләрне тормышка ашыру, гомерләрен хәвеф астына куеп, авыруларга ярдәм күрсәтүчеләргә страховка мәсьәләләре күтәрелде.
Президент балалы гаиләләргә ай саен 5 мең сум түләүнең ничек башкарылуын да тикшерде.
1 марттан соң эшсез калганнар өчен пособиенең апрель, май, июньдә 12130 сум булачагы әйтелде. Ата-анасы эшсез калган гаилә балаларына ай саен өч мең сум түләнәчәген дә билгеләде Владимир Путин.
Бу хакта тулырак: kremlin.ru/events/president/news/63295
Фото: kremlin.ru

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/D-l-t-halikni-yard-msez-kaldirmayachak-248655/

Читайте нас: