+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 Май 2020, 12:55

Путин: “Русия һәрвакыт киң күңелле, кыю кешеләре белән дан тотты”

Русия Президенты Владимир Путин коронавирус белән көрәшүче табиблар белән беррәттән волонтерларга да ярдәм күрсәтү чаралары турындагы тәкъдим белән килеште, дип хәбәр итте ТАСС.

Ил башлыгы пандемия вакытында үз теләкләре белән ярдәмгә ашыгучы русиялеләрнең ярдәмен гражданлык героизмы дип атады. “Русия һәрвакыт киң күңелле, кыю кешеләре белән дан тотты”, - дип ассызыклады президент.
Мәрхәмәтле, ярдәмчел волонтерлар республикабызда да күпләр. Шушы көннәрдә гомумрусия халык фронты активистлары Иглин районының Пятилетка авылы халкына азык-төлек җыелмалары алып килделәр. Авыл территориясен су баскан, бирегә бердәнбер килүче транспорт – көймә. Авылда 100ләп кеше калган.
“Ташкын аркасында берничә атна инде урындагы кибеткә азык-төлек һәм башка кирәкле товарларны алып килә алмаганнар. Кешеләрне мондый хәлдә калдыра алмадык. «Metro Cash&Carry» гипермаркеты вәкилләре безнең инициативаны хуплады – Пятилетка авылы халкына азык-төлек җыелмалары һәм хуҗалык товарлары бирделәр. Район хакимияте белән бергә аларны авыл халкына тапшырдык, һәр кешегә адреслы ярдәм күрсәттек”, - диләр активистлар.

Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ”.

Автор : Таҗиева Руфина
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t/Putin--Rusiya--rvakit-ki-k-elle-kiyu-keshel-re-bel-n-dan-totti-250499/
Читайте нас: