+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 Май 2020, 10:35

55 ел элек Салават Юлаевка һәйкәл кую турында карар кабул ителгән

1965 елның 12 маенда Башкорт АССР Министрлар Советы «Уфада Салават Юлаевка һәйкәл кую турында» карар кабул итә һәм шул рәвешле монументаль корылманы төзү тирәсендәге күпьеллык тарихта соңгы нокта куела. Документта эшләрне 1965 елда Чишмә урамында Агыйдел елгасына төшә торган калкулыкта башларга һәм 1966 елда тәмамларга дигән бурыч куелган. Һәйкәлне төзү һәм урнаштыру буенча җаваплы итеп 3 нче санлы «Главседневолжскстрой» тресты билгеләнгән.

Башкортстанның милли каһарманына һәйкәл кую идеясе Бөек Ватан сугышы елларында ук туа. 1943 елның 8 августында БАССР Халык Комиссарлары Советының «Салават Юлаев һәйкәле проекты турында»гы беренче карары чыга. Анда эскиз проектын кабул итү буенча дәүләт комиссиясе карары расланган. Эскиз скульптор Сосланбек Тавасиев тарафыннан сәнгать эшләре идарәсе заказы буенча төзелгән. Бу хакта, архив документларына сылтама белән, танылган краевед, журналист, физик, Башкортстанның мәгариф һәм фән тарихы буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы, шулай ук 300дән артык фәнни эш авторы Юрий Ергин язган.
Совнарком карарында һәйкәлнең (Уфа, Чишмә урамының көньяк чите, Агыйдел елгасы янындагы калкулыкта, Балтыйк диңгезе дәрәҗәсеннән 187,0 м. абсолют билгегә ия) корылу урыны күрсәтелә. Авыр сугыш чоры булуга карамастан, республика бюджетыннан 140 мең сум акча бүлеп бирелгән. Алар эш моделен һәм һәйкәл макеты өстендә эшләрне кичекмәстән башлау, шулай ук аны урнаштыру өчен кирәкле архитектур проектлавын булдыру һәм мәйданчыкны планлаштыру өчен билгеләнгән.
1943 елның 13 октябрендә ВКП(б) башкорт өлкә комитеты архитектура өлеше һәм һәйкәл моделен булдыру буенча проект эшләрен тәмамлау вакытын билгели - Башкорт АССРның 25 еллыгы, ягъни 1944 елның марты.
"1946 елның 3 августында һәйкәл проекты СССР Министрлар Советы каршындагы сәнгать эшләре комитеты тарафыннан карала һәм раслана, һәм инде БАССР Министрлар Советының «Уфа шәһәрендә Салават Юлаевка һәйкәл кую турында» 1946 елның 6 августындагы икенче карары белән аны төзеп бетерүнең исәп-хисап вакыты билгеләнә. Шул ук карар белән монументны төзү буенча эш графигы да раслана. 1950 елның июнендә һәйкәл бронзадан коелып, ә октябрь аенда әзер пьедесталга куелырга тиеш була. 1947 елга һәйкәл кую буенча эшләрнең смета бәясе 740 мең сум тәшкил итә», — дип яза Юрий Ергин үз эшендә.
Һәйкәлне урнаштыру урыны, аның архитектурасы һәм концепциясе буенча төрле бик күп киңәшмәләр һәм фикер алышулар үткәрелә. Скульптор Сосланбек Тавасиев скульптураны урнаштыру урынына үз карашын дәртләнеп яклаган. Аның сүзләре республиканың архитекторлар, галимнәр, инженерлар, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында үткәрелгән һәйкәл турында фикер алышу стенограммасында сакланган.
"Бары тик шул урында гына Салават, халык герое буларак, шәһәр читеннән чыга һәм "дөнья исемен" ала. 12 ел иҗат эше һәм зур чыгымнарны юкка чыгарырга ярамый. Төннәрен йокламыйча, скульптурада барлык араларны сантиметрлап үлчәдем. Мин Салават скульптурасы өстендә ниндидер башка урын өчен түгел, ә нәкъ менә шул урын өчен эшләдем. Шәһәр үзәгендә урнаштыру өчен бөтенләй башка Салаватны төзергә һәм эшләргә кирәк, ә башка Салаватны төзергә мин җыенмыйм".
Һәйкәл астына сайланган урын күп бәхәсләр һәм халык арасында канәгатьсезлек уята. Һәйкәл төзелеше башланганчыга кадәр мәйданчыкны азат итү өчен 21 йортны сүтәргә, 31 гаиләне башка урыннарга күчерергә кирәк була. Бу барлык нечкәлекләр дә вакыт таләп иттә. Һәйкәл астындагы урын 1961 елның маенда раслана. Әмма шул ук елның сентябрендә КПССның Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советының «Дәүләт һәм җәмәгать акчаларын һәйкәлләрне коруга тотуда артыклыкларны бетерү турында»гы карары чыга. Республикага Башкортстанның Рус дәүләтенә кушылуына 400 ел тулу уңаеннан Дуслык Монументын төзү эшләрен генә тәмамларга рөхсәт итәләр. Шуңа күрә Салават Юлаевка һәйкәлне проектлау буенча барлык эшләр дә билгесез вакытка туктатыла.
Аны төзүгә рөхсәт 1965 елның апрелендә генә алына, ә 1965 елның 12 маенда Салават Юлаевка һәйкәл кую турында БАССР Советлар Министрлыгы карары кабул ителә. Һәйкәл 1967 елның 17 ноябрендә ачыла һәм Уфаның визит карточкасы, Башкортстанның милли байлыгына әверелә.
40 тонна авырлыктагы һәйкәл нибары өч терәк ноктасында торуы белән уникаль, аның биеклеге 9,8 метрга җитә. Скульптура ай ярым Ленинградның «Монументскультура» заводында коелган.
1970 елда Салават Юлаев һәйкәле өчен Сосланбек Тавасиевка СССР Дәүләт премиясе бирелә.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t/55-el-elek-Salavat-Yulaevka--yk-l-kuyu-turinda-karar-kabul-itelg-n-265023/
Читайте нас: